Үзәк китапханәдә 4 сыйныф укучылары өчен “Россиянең халык кәсепләре” дигән танып-белү викторинасы үткәрелде.
Чарада катнашучылар үз белемнәрен 5 турда сынадылар: «Мәкальләр», «Табышмаклар», «Рус көнкүреше», «Бәйрәмнәр» һәм «Һөнәрләр». Балалар үзләре өчен бик күп яңалык белделәр һәм барлык биремнәрне дә башкарып чыктылар. Һәр дөрес җавап өчен балалар бер балл алды. Чара ахырында укучылар диплом һәм истәлекле китап белән бүләкләнделәр.