«Ел инженеры» III республика бәйгесе башланды

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Ел инженеры» республика конкурсын уздыру турында» 2019 елның 22 апрелендәге 325 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәмендә Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек буларак тануны, бүләкләү һәм таратуны тәэмин итү максатларында «Ел инженеры» III республика конкурсы старт алды.

Конкурс өч категория һәм унике номинация буенча ике этапта уздырыла, соңгысы конкурс эшләрен яклау белән күчмә семинар рәвешендә узачак.

Конкурс турында нигезләмә һәм кирәкле барлык мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында http://mpt.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-konkurs-inzhener-goda.htm сылтамасы буенча урнаштырылган.

Конкурста катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында сылтама буенча теркәлергә кирәк https://инженеррт.рф/#register шуннан соң Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлегенә (420111, Казан шәһәре, Островский ур., 4 йорт) конкурс турындагы нигезләмә нигезендә документларның төп нөсхәләрен  тәкъдим итәргә.

Конкурста катнашу өчен оештыру кертеме алынмый. Катнашучыларны турыдан-туры семинар уздыру урынына илтеп җиткерүне җибәрүче як башкара.

Сораулар буенча 8-950-312-16-61 (Заһидуллина Эльвира) яки электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә була smpotatarstan@yandex.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International