29 сентябрь көнне Песәй авылы китапханәсендә «Кукляндия «иҗади остаханәсе» проекты кысаларында 2-4 сыйныф укучылары өчен (педагог-оештыручы Әхмәтгәрәева Г.Г.) «Театр һөнәрләре»дип исемләнгән әңгәмә-уен үткәрелде.
Китапханәче белән бергә балалар театр дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, театр хезмәткәрләре һөнәрләре белән таныштылар. Гримерлар, рәссам-декораторлар, ут операторлары, тавыш операторлары, костюмерлар, артистлар һәм режиссерлар нәрсә белән шөгыльләнүен белделәр. Чара азагында театрда эшләүче кешеләргә тамашачы спектакльгә килгәнче күп көч куярга кирәклеген белделәр. Бүген проект кысаларында курчаклар белән посылка килгән иде. Балалар бик шатландылар.