29 сентябрь көнне Тойма авылында өлкәннәр көне алдыннан, китапханәче һәм хат ташучы бергәләп, өлкән буын кешеләренең өйләренә бару максаты белән “Күңелләрне ягымлы сүз белән җылытыйк” акциясе үткәрде.
Алар өчен җылы сүзләр әйтелде, шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Бу көнне өлкәннәргә күпьеллык намуслы хезмәтләре, зирәклеге һәм ихласлылыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Гади генә тоелган игътибардан күз төбендәге җыерчыклар тигезләнә, күз карашы яктыра, олы яшьтәге кешенең йөрәгенә җылылык өстәлә.