Тойма авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре һәм китапханәче бергәләп өлкәннәр өчен «Һәрбер көнең шатлык белән узсын» дигән ял кичәсе уздырдылар.
Өлкәннәр көне-әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның саф һәм якты бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарына да, янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу кешеләр гомерләрен хезмәткә, балалар тәрбияләүгә багышлаганнар. Котлау сүзләре белән мәдәният йорты директоры Заһидуллина О.С., китапханәче Ямалетдинова Ф. З. чыгыш ясадылар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кунакларга үзләренең яраткан җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр, шигырьләр сөйләделәр, «Сез нинди әби?", "Көйне таны" уеннары оештырдылар. Шулай ук ветераннар үзләренең ничек эшләүләре, мавыгулары турында сөйләделәр. Китапханәче "Табигатьтән сәламатлек ал" темасына китаплар һәм журналлар күргәзмәсе оештырды. Хуш исле чәй һәм тәмле ризыклар очрашуның күңелле дәвамы булды. Бу чара өлкән яшьтәге кешеләргә чын күңелдән ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирде.