Өлкәннәр декадасы кысаларында Үзәк китапханә «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә "Алтын көзнең бәхетле мизгелләре» дигән музыкаль – күңел ачу программасы уздырды.
Бу бәйрәмне октябрь башында бәйрәм итү күркәм традициягә әйләнде. Ул иң лаеклы, иң зирәк, иң хөрмәтле кешеләргә багышланган! Бәйрәмдә Е.Ваенганың «Желаю», С.Михайловның «Золотое сердце», В. Кикабидзеның «Мои года - мое богатство», Н. Кадышеваның шигырьләре, җырлары яңгырады. Катнашучылар музыкаль конкурсларда һәм викторинада катнаштылар.