Моңа кадәр Россиядә коры җир гаскәрләренә багышланган бәйрәм булмады. Россия Федерациясе Президентының 2006 елның 31 маендагы 549 номерлы Указы белән генә 1 октябрь Россия Федерациясе коры җир гаскәрләре көне итеп билгеләнде. Татар Чаллысы авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә Россия коры җир гаскәрләре көненә багышланган «Булачак саклаучылар» дигән квест узды.
Уен башланыр алдыннан балалар коры җир гаскәрләре барлыкка килү тарихын белделәр. Уен барышында команда тарафыннан үтәлергә тиешле биремнәр белән конвертлар табылды. Барлык этапларны узганнан соң уеннарда катнашучылар алып баручылар белән йомгаклар ясады. Чара нәтиҗәсендә балалар:
- хәрби техниканы һәм гаскәрләрнең төрләрен белергә һәм атарга;
- төгәллеккә, җитезлеккә, шулай ук хәрәкәтләрне координацияләргә;
- карта буенча ориентлашырга, киңлектә ориентлашырга өйрәнделәр.