Тойгуҗа авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә, халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Игелек һәм хөрмәт көне” дигән ял кичәсе үткәрелде.
Чара башында катнашучыларны Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгыР.А. Сафин тәбрикләде. Ул аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп, туганнары һәм якыннары белән озын гомер итүләрен, әлбәттә, яхшы кәеф теләде. Чара барышында катнашучылар хәтирәләре белән уртаклаштылар, яраткан җырларын башкардылар, такмаклар җырладылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.