Йөрәк җылысы

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Бу көн  зирәк, хөрмәткә лаек, чыдам һәм сабыр кешеләргә багышлана. Мөгаен, нәкъ менә шуңа күрә бәйрәм чаралары еш кына атна дәвамында, хәтта аннан да озаграк үткәрелә.

Татар Чаллысы авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган “Йөрәк җылысы”  дип исемләнгән бәйрәм уздырды.

Очрашуга башкарма комитетның, авыл китапханәсенең һәм мәдәният йортының элеккеге хезмәткәрләре чакырылган иде. Татар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Т.П. Кузнецова катнашучыларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, тынычлык, шатлык һәм озын гомер теләде.  Чәй эчкәндә кешеләр рәхәтләнеп аралаштылар, яшь вакытларын искә төшереп, яраткан җырларын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International