Тойгуҗа авыл китапханәсендә халыкара укытучылар көненә багышланган “Укытучыга аерым ихтирам” дигән мәгълүмат сәгате узды.
Чара барышында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар һәм кайсы илләрдә бу көн билгеләп үтелүен белделәр, тормышыбызда укытучының мөһим роле турында сөйләштеләр. Укытучылар көне - иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки тормышыбызда без хәтерли торган укытучылар һәм остазлар бар, алар безнең алда яңа офыклар ачты һәм дөньяны танып белергә ярдәм итте. Чара азагында һәр катнашучы котлау открыткасы, яраткан укытучысына чәчәкләр әзерләде.