Нурын сибеп торсын исемебез!

2022 елның 7 октябре, җомга

Татар китапханәсендә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, актив китап укучылар белән “Нурын сибеп торсын исемебез!”дигән тематик сәгать уздырылды.

Китапханәче Гөлназ Хафизова катнашучыларны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Чара барышында, кеше исеменең тормышына тәэсире турында әңгәмә узды, һәркем үз исеменең мәгънәсен белде. Китапханәче исемнәр белән бәйле гореф-гадәтләр турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Диләрә Хуҗина үзенең яңа табадан гына төшкән шигырьләрен укыды. Анна апа Фәрхетдинова үзенең моңлы җырлары белән очрашуга тагы да ямь кертте. Чәй өстәле янында узган матур кичәдәһәркем үз истәлекләре белән бүлеште, фикерләрен  җиткерде, алдагы утырышларга темалар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International