Өлкәннәр декадасы кысаларында Тойма авыл мәдәният йорты директоры һәм китапханәче «Музыкаль минут» дигән акция-котлау үткәрделәр.
Билгеле булганча, һәр кеше игътибарга лаек, ә өлкән яшьтә, бигрәк тә кирәк. Акциядә катнашучылар мәдәният ветераннарын өлкәннәр көне белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм иминлек теләделәр, күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, туганнарының игътибарын һәм кайгыртуын, күңел җылысын тоеп яшәүләрен теләделәр Өлкәннәр өчен котлау бик күңелле булды, аларның күзләре шатлыктан һәм бәхеттән балкып торды. Ә аларга адресланган җырлар һәм шигырьләр бәйрәм рухы китерде.