Иске Гришкин авыл китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган «Көзнең илһамлы мизгеле: Осень со вкусом счастья» дип исемләнгән китап күрәзмәсе оештырылды.
Сер түгел, китаплар нәкъ менә өлкән буын кешеләренең бөтен гомере буена аңа тугрылыклы булып кала. Һәм әлбәттә, без "алтын яшь" кулланучыларыбызның китапка һәвәслекләрен тулырак чагылдырырга тырышабыз. Китап укучылар арасында аеруча «Гаилә учагы», «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары, З.Кадыйрова, Г.Галләмова, А.Әхмәтгалиева, Г.Галиуллинаның китаплары популяр