Менделеевскида глэмпинг, кибер клуб һәм биокалдыкларны эшкәртү заводы барлыкка киләчәк

2022 елның 7 октябре, җомга

Менделеевскида эшмәкәрлекне үстерү һәм инвестицияләр Советы каршындагы инвесторлар клубы утырышы узды. 2 миллиард сумнан артык инвестицияләр салынган 6 проектны  карадылар.

Әйтик, «Тулпар Холдинг» ҖЧҖ «Лисьи норы» глампингын төзү проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра, ә эшмәкәр Фаил Адиуллин элеватор төзү проектын тәкъдим итте.

Шулай ук «Ил тәрәзәләре» ҖЧҖ импортны алыштыру шартларында пыяла пакетлар чыгару проектын башлап җибәрә. Кайбер компанияләр биокалдыкларны эшкәртү һәм подшипниклар җитештерү заводы проектын тәкъдим иттеләр.

Менделеевскида яшьләр мохитен үстерүдә киберклуб булдыру да зур этап һәм кардиналь яңа юнәлеш булачак, аның инициаторы Илнур Габдуллин булды.

Барлык проектлар да район башлыгы Радмир Беляев рәислегендәге инвесторлар клубы тарафыннан хупланды. Алар 2023-2024 елларда районның инвестиция мәйданнарында тормышка ашырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Менделеевск 2022 елда Россиянең иң яхшы 10 моношәһәре арасына, бәяләүнең төп критерийлары арасында инвестицияле климат торышы бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International