Өлкәннәр көне - зирәклек, игелек һәм хөрмәт күрсәтү көне ул! Бу бәйрәм безнең барыбызга да олы буынның мәхәббәтебезгә, кайгыртуыбызга һәм игътибарыбызга мохтаҗ булуын тагын бер кат аңларга мөмкинлек бирә.
Традиция буенча, октябрьнең беренче көннәрендә балалар китапханәсе үзенең яшь китап укучыларын һәм аларның әбиләрен ял кичәсенә чакырды.
Алар рәхәтләнеп баш китапханәче Казакова Л. М . оештырган "Сез нинди әби?" тестында, "Иң җитез" хәрәкәтле уенында, "Кулинарлар ярышы" һәм "Күңелле география" интеллектуаль уеннарында катнаштылар,
Уен мохите барлык катнашучыларга бәйрәм кәефе тудырды. Үзәк китапханәнең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Марготнова И.А. барлык катнашучыларга җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм кечкенә бүләкләр тапшырды. Очрашу виртуаль концерт залы эше кысаларында Надежда Надеждина исемендәге “Березка” дәүләт хореография ансамбле башкаруында “Рус сувенирлары” биюен карау һәм чәй эчү белән тәмамланды.