Күңел элеккегечә яшь

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Октябрь башында иң зур хөрмәткә лаек – өлкән буын кешеләренә багышланган бәйрәмне үткәрү күркәм традициягә әверелде. Әлеге искиткеч көзге бәйрәм уңаеннан Песәй авыл китапханәсе «Күңел элеккечә яшь»дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде.

Китапханәче Рузалия Яраханова җыелучыларны бәйрәм белән котлады. Чара барышында өлкән буын кешеләре бәйрәм атмосферасына чумды: алар башкаруында ук күңелгә якын җырлар, шигырьләр яңгырады,  зирәклек конкурсларында катнаштылар. Китапханәче «Гомеремнең алтын көзе» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, кызыклы китаплар һәм журналлар тәкъдим итте. Аннан соң хуш исле чәй янында барысы да истәлекләре һәм бай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Чара кичәдә катнашучыларга бәйрәмчә  күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International