«Бәрәңге мәҗлесе» утырмалары

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Тихоново авылы китапханәсендә өлкәннәр декадасына багышланган «Бәрәңге мәҗлесе» уздырылды.

Чара тарихка экскурсия белән башланды. Кунаклар аның бүлбеләренең 400 ел элек ачы тәмдә булуын, Бельгиядә бәрәңге музее барлыгын һәм Минск шәһәрендә аңа һәйкәл ачылуын белделәр. Алып баручылар: Әпсәләмова Сабина, Турлакова Олеся һәм китапханәче Медведева Н.С. бәрәңге турында әйтемнәр, җырлар, такмаклар, табышмаклар белән кызыклы программа әзерләделәр,  тәмле һәм гади бәрәңге ризыклары рецептлары, икенче икмәк игүнең агротехникасы белән таныштырдылар. Бәрәңге ризыклары күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм ахырында Бәрәңге патшабикәсе  кунакларны һәм катнашучыларны бәрәңге ризыкларын татып карарга чакырды. Ике сәгать дәвамында такмаклар һәм җырлар яңгырады, уеннар, конкурслар уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International