Китаплар -безнең дуслар

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Монай авыл китапханәсендә Бөтенроссия китап уку көненә багышланган «Китаплар - безнең дуслар» дигән уку сәгате узды.

Китапханәче Надежда Ахмедова китапның кеше тормышындагы әһәмияте һәм файдасы турында әңгәмә үткәрде. Балалар белән китап һәм уку турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Балалар рәхәтләнеп С.Маршакның «Радуга – дуга», М. Зощенконың «Веселая история», Н.Сладковның «Лесные сказки», Л. Толстойның «Филиппок» һәм башка бик күп авторларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Яшь китап укучылар ни өчен кычкырып укуның мөһимлеген белделәр. Укылган әсәрләр балаларга бик күп файдалы, гыйбрәтле һәм тәрбияле мәгълүматлар китерде. Шулай ук чарага «Китаплар – безнең дуслар» дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды, китап укучылар ошаган китапларны өйләренә укырга алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International