"Тәпиләр, койрык һәм мыеклар" экологик кичә

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Ел саен 4 октябрьдә Халыкара хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне балалар бакчасына  кунакка Песәй авыл китапханәсе китапханәчесе үзенең дусты ташбака Даша белән килде.

Балалар чакырылмаган кунакка бик шатландылар, аның янынан озак кына китмәделәр. Китапханәче балаларны  аның кайда яшәве, нәрсә яратуы турында сөйләде. Үз чиратында, балалар да үз хайваннары турында кызыклы фактлар белән уртаклаштылар. Хайваннар турындагы табышмакларны рәхәтләнеп чиштеләр, матур китаплар һәм журналларны шатланып актардылар. Чара күңелле һәм кызыклы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International