Менделеевск районы Ижевка мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары мәгълүмати акция үткәрделәр

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Менделеевск районы Ижевка мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә һәм җәяүлеләр тарафыннан яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмати акция үткәрделәр.

Алар укучыларга машиналар йөрү өлеше янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү турындагы чакыру белән мөрәҗәгать иттеләр, анда төп игътибар яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану кирәклегенә юнәлтелде.

Ахырда укучылар алдында Менделеевск районының ЮХИ  бүлеге начальнигы М. И. Халикулова   юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны йөртү турында сөйләде. Барлык укучыларга һәм катнашучыларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International