Мин китап аша дөньяны танып беләм

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

9 октябрь бөтен ил буенча бөтенроссия уку көне буларак билгеләп үтелә. Бу китап укырга яратучы укучылар өчен дә, әлбәттә, китапханәчеләр өчен дә бәйрәм. Ижевка урта мәктәбендә «Мин китап аша дөньяны танып беләм» дип исемләнгән уку дәресе узды.

Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. «Гуси-лебеди», «Курочка ряба» рус халык әкиятләрен кычкырып укып чыкканнан соң, яшь китап укучылар  үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, укыганнар буенча үз фикерләрен әйттеләр. Балалар игътибарына матур итеп - иллюстрацияләнгән рус халык әкиятләре тәкъдим ителде: «Мужик и медведь», «Петушок - золоой гребешок», «Репка», «Колобок», «Сестрица Аленушка и братец Иванушка», «Лисичка-сестричка и серый волк». Балалар «Айболит», «По щучьему веленью» әкиятләреннән өзекләрне кычкырып укыдылар. Чара ахырында китапханәче барлык катнашучыларга да китаплар бүләк итте. Укырга кызык! Ә кычкырып уку - ике тапкыр кызыграк! Кычкырып укыганда, без үз хис-кичерешләребезне әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклашабыз, укудан алган хисләребезне тапшырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International