Китаплар патшалыгы - зирәк дәүләт

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

12 октябрь көнне Бәзәкә урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары укытучылары Моратова Р.Г. белән бергә китапханәгә килеп «Китаплар патшалыгы – зирәк дәүләт» дигән дәрес үткәрделәр.

Китап - ул кеше тормышында зур роль уйный торган белем чыганагы. Китап белем дәрәҗәсен киңәйтә, фикерләүне үстерә, китаплар укыганда кеше белемле була. Китапханәче балаларны китапханәдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырды, китаплар, китап күргәзмәләре, вакытлы матбугат тәртибе турында сөйләде, иң зур һәм иң кечкенә китапларны күрсәтте, танылган әкиятләр буенча видеовикторина үткәрде. Балаларда “Яраткан китапларыңның игелекле дөньясы” дигән китап күргәзмәсе кызыксыну уятты. Чара азагында барысы да уку өчен китап сайлады һәм китап укучылар исемлегенә язылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International