Ашлык бөртегенең сәяхәте

2022 елның 14 октябре, җомга

Икмәк - муллык һәм иминлек символы ул. Бу продуктны без көн саен үз өстәлебездә күрәбез. Ләкин безнең йортка килеп кергәнче, аның озын юл узганын бик азлар гына беләдер. Башта орлыкны үстерергә, аны җыярга, он итеп тарттырырга һәм алган оннан икмәк пешерергә кирәк. Бу катлаулы процессларда меңләгән төрле һөнәр кешесе катнаша.

14 октябрь көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсе  “Колосок” балалар бакчасы балалары өчен «Ашлык бөртегенең сәяхәте» дигән гыйбрәтле дәрес үткәрде.

Балалар икмәк турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр: бодай бөртегенең   өстәлдәге тәмле түгәрәк ипигә кадәр нинди юл  үтүен күзәттеләр.  Балалар камырдан бөккән, баранка, йомры икмәк ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International