Менделеевскида студентлар арасында машина йөртү осталыгы буенча «Автосессия - 2022» район конкурсы узды.
Ул Менделеевск районы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге, «ЮХК» ДБУнең Менделеевск районындагы бүлекчәсе, «Профессионал» автомәктәбе белән берлектә үткәрелде
Конкурс теоретик һәм практик ярышлардан торды. “Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре” юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү имтиханын студентлар компьютерда тапшырдылар, аннары “Автомобильне фигуралы йөртү” автомәктәп мәйданчыгында узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Муллахмәтов Эмиль (Л.Б. Васильев исемендәге КДАМТ студенты), икенче - Беляев Валерия (Л.Б. Васильев исемендәге КДАМТ студенты), өченче - Килеев Дамир (РФ Эчке эшләр министрлыгының НСХК студенты).
Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм призлар белән ЮХИДИ башлыгы полиция капитаны Константин Алгуатов һәм "ЮХК" ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова бүләкләде.