14 октябрь көнне Песәй авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары өчен (педагог-оештыручы Әхмәтгәрәева Г.Г.) "Кукляндия"иҗади остаханәсе" проектын тормышка ашыру кысаларында "Әкиятнең гаҗәеп дөньясы"дигән әдәби сәгать узды. Шул исемдәге китап күргәзмәсе оештырылды. Әкиятче-китапханәче Рузалия Яраханова белән бергә балалар әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Балалар "Мин башлыйм, ә син тәмамла", "Буталчыклык", "Әкиятне укы" уеннарында һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр. Чара кунаклары белән Су хуҗасы һәм Куян белән күңелле биеделәр, аларның биремнәрен үтәделәр. Барысы да татлы призлар алдылар.