Татар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең 1 сыйныф укучылары белән “Икмәк – иң зур байлык” дигән тематик сәгать уздырылды.
16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәкнең үз бәйрәме булуы гаҗәп түгел. Ипи - безнең иң зур байлыгыбыз бит, аңа күп кешеләрнең хезмәте кергән. Китапханәче балаларгаикмәкнең безнең өстәлләргә килгәнче нинди озын юл үтүе турында сөйләде, икмәккә хөрмәт белән карарга кирәклеген төшендерде. Төрле халыкларда ипи белән бәйле гореф-гадәтләр, халык фольклоры белән таныштырды. Укучылар икмәк турында мәкальләр һәм әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттылар, табышмаклар чиштеләр, "Икмәккә баскан кыз" турында мультфильм карагач, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Ахырда,балалар хуш исле икмәк белән сыйландылар.
.jpg)
.jpg)