Нәрсә ул вакытлы матбугат?

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Ижевка авыл китапханәсендә "Нәрсә ул вакытлы матбугат?» дигән китапханә сәгате узды.

1 нче сыйныф укучылары вакытлы матбугатның нәрсә икәнен, китапханәгә ничек керүләрен, журналларны укуның ни өчен файдалы булуын, вакытлы матбугат мәгълүматларын ничек кулланырга икәнен белделәр. Балалар өчен китапханәдә булган  вактылы басмаларга күзәтү ясалды.Картина тулы булсын өчен, балалар мультфильм карадылар.Китапханәче басмаларның матурлыгын, эчтәлеген билгеләп үтте, балаларны рубриканың күплеге белән таныштырды. Балалар рәхәтләнеп журналлар карадылар, үз кичерешләре белән уртаклаштылар. Алга таба укучылар журнал битләрендә басылган уеннарда актив катнаштылар, шуның белән үзләренең зирәклеген күрсәттеләр.
Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Күпчелек укучылар өйдә уку һәм уйнау өчен журналлар алырга булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International