М.Ю. Лермонтовның туган көне уңаеннан   әдәби-музыкаль сәгать

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

17 октябрьдә Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен М.Ю. Лермонтовның туган көне уңаеннан   әдәби-музыкаль сәгать үткәрделәр.

Яңа гений шагыйрьнең барлыкка килүе турында Россия горурлык һәм өмет белән А.С. Пушкин үлгән елны Лермонтовның «Шагыйрь үлеменә»дигән атаклы  шигыре пәйда булгач белде. Кызганычка каршы,  М.Ю. Лермонтовның иртә үлеме (26 яшендә) үзе белән зур ниятләр алып китә. Ләкин ул кыска гына гомерендә язганнар  да рус әдәбияты хәзинәсенең бер өлешен тәшкил итә.

Чарада М.Ю. Лермонтовның «Пророк», «На смерть поэта», «Молитва» шигырьләре, «Когда волнуется желтеющая нива», «Белеет парус одинокий" романслары яңгырады, «Лермонтов» нәфис фильмыннан фрагментлар күрсәтелде, ВКЗ файдаланып, А. Хачатурянның «Маскарад» драмасына музыка яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International