Бердәм салым счеты-салымнар буенча дөрес исәп-хисап

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: хәзер физик затлар белән беррәттән эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары (оешмалары һәм хосусый эшмәкәрләр) бердәм салым түләү ярдәмендә бюджет белән исәп-хисапның барлык өстенлекләреннән файдалана алачак. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 46702-8 номерлы Федераль закон проекты белән бердәм салым счеты институтын (алга таба - ЕНС) кертү тәкъдим ителә, аның кысаларында һәр салым түләүчегә бюджет белән түләнергә тиешле һәм бердәм салым түләүдән файдаланып түләнгән барлык салымнар бердәм сальдога берләштерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International