Радмир Беляев Менделеевскидагы алдынгы инженер мәктәбе турында " Бу мәгариф кластерын гамәлгә ашыруда зур адым"

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

КНИТУ-КХТИ һәм «Аммоний» АҖ Татарстан химия комплексы озак сроклы хезмәттәшлек турында килешүгә имза салдылар. Ул, шул исәптән, Менделеевскида «Промхимтех»алдынгы инженерлык мәктәбен булдыруда хезмәттәшлек итүне күздә тота.

«Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбе - бөтен илдән килгән гаризалар арасында җиңгән һәм Россия Хөкүмәте тарафыннан хупланган Федераль проект. 

«Бу мөһим имза. Иң мөһиме, алдынгы инженерлык мәктәбе проекты яшьләрне укытуны һәм алга таба беркетелгән предприятиедә аларның практикасын күздә тота, безнең очракта ул – «Аммоний»химия комплексы. Бүгенге вакыйга-Менделеевскида мәгариф кластерын тормышка ашыруда тагын бер зур адым. Ул балалар иҗаты үзәген, «Менделеев варислары" химия лицеен төзүне һәм химия юнәлешендәге көллият төзелешен берләштерәчәк", - дип сөйләде Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев.

«Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбе проекты федераль грант акчасына гамәлгә ашырылачак, «Аммоний»АҖ 42 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирәчәк

Радмир Беляев сүзләренә караганда, финанслауның гомуми суммасыннан 187 миллион сум 100 миллион сумы – мәктәпне җиһазландыруга, 87 миллионы – укыту программаларына юнәлдереләчәк.

«Алдынгы инженерлык мәктәбен эре сәнәгать предприятиеләре партнерлары булган югары уку йортлары гына ача ала. Без аңлыйбыз, бу стратегик кадрлар сәясәтен планлаштыру өчен зур адым. Бу безнең хәзерге һәм булачак хезмәткәрләребезнең квалификациясен күтәрү, шуңа күрә бу мәсьәләдә КНИТУ-КХТИ партнерлар буларак бик теләп чыгыш ясадылар», - дип сөйләде «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров.

Менделеевскида алдынгы инженерлык мәктәбенең филиалы булачак химия-технология көллияте базасында барлыкка киләчәк. 2030 елга мәктәптә Менделеевскиның химия предприятиеләрендә эшләячәк 1 меңнән артык чыгарылыш укучысы булыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International