Менделеевск халкы Идел буе федераль округының «ФормART» стрит-арт фестивалендә Даниил Сергеев эше өчен үз тавышын бирергә мөмкин

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Идел буе федераль округының «ФормART» стрит-арт Фестиваленең презентация этабы тәмамланды, аның кысаларында Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә финалистлар эшләгән граффити-эшләр, фото- һәм видеоматериаллар https://formartpfo.ru/ сайтында урнаштырылган.

Фестивальнең финал этабында тавыш бирү һәм йомгак ясау тантанасы уздырыла. Иҗтимагый тавыш бирү 2022 елның 10 октябреннән 23 октябренә кадәр Россия халкы тарафыннан бушлай 8 (800) 301-50-23 номеры буенча гамәлгә ашырыла.

Тавыш бирү инструкциясе


Иҗтимагый тавыш бирү 2022 елның 10 октябреннән 23 октябренә кадәр уздырыла.

Россиянең барлык халкы катнаша ала.

Катнашу өчен 8 (800) 301-50-23 кә бушлай шалтырату ясарга һәм тонлы режимда финалист кодын җыярга кирәк: 4


Бер номердан 1 тавыш кына җибәрелергә мөмкин. кабат номерны җыю һәм код кертү очрагында беренче шалтыратуда бирелгән тавыш исәпкә алына. СМС исәпкә алынмый.

Теләсә кайсы төбәктән катнашучы өчен тавыш бирергә мөмкин. Башка регионнарда (үзенекеннән тыш) яшәүчеләр өчен бирелгән тавышлар өстәмә өстенлеккә ия!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International