Орден кавалеры.

2013 елның 17 июле, чәршәмбе





    Камай авылында яшәүче Мәймүнә Тимеркәевага 10 июльдә 90 яшь тулды. Бу зур бәйрәме белән юбилярны район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина һәм Камай җирлеге башлыгы Илнар Ахунҗанов тәбрикләде.


     90 яшь тулган көнне Мәймүнә Тимеркәй кызы Тимеркәева яшәгән йорт күп кунаклар җыйды. Район башлыгы урынбасары Рәстәм Хәбибуллин юбилярга “Мәскәү. Кремль.” дигән сүзләр язылган котлау хатын тапшырды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән килгән тәбрикләү хатында мондый юллар бар: “...Сез авыр сугыш сынауларын кичеп, үзегезнең ныклык һәм сабырлык үрнәге булуыгызны расладыгыз. Сезнең тормыш юлы, чын мәгънәсендә, үсеп килүче буын өчен үрнәк булырлык”.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International