Песәй авыл китапханәсендә 2-4нче сыйныф укучылары өчен "Кукляндия "иҗади остаханәсе" проектын тормышка ашыру кысаларында "Әкиятнең гаҗәеп дөньясы"дигән әдәби сәгать уздырылды.
Шул исемдәге китап күргәзмәсе оештырылды. Әкиятче-китапханәче Рузалия Яраханова белән бергә балалар әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Балалар "Мин башлыйм, ә син тәмамла", "Буталчыклык", "Әкиятне укы" уеннарында һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр. Чара кунаклары белән Су хуҗасы һәм Куян күңелле биеделәр, аларның биремнәрен үтәделәр. Барысы да татлы призлар алдылар.