Әлфия Когогина Татарстанда социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 21 октябре, җомга

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә төп мәсьәлә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, республика муниципалитетлары катнашында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру булды.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль җыелышына юлламасы барышында 2020 елда гражданнарның акчаларын җәлеп итмичә генә социаль газлаштыру үткәрү йөкләнде. Бу карарны үтәү йөзеннән региональ штаб булдырылды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Ай саен җаваплы затлар белән без эш төркеме утырышларын уздырабыз, анда барлыкка килә торган мәсьәләләр турында фикер алышабыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада газлаштыру эше федераль программадан иртәрәк башланды, шулай итеп 2020 һәм 2021 елларда газ 4 меңнән артык җир кишәрлегенә җиткерелде. Быел план-графикларны инвентаризацияләү һәм актуальләштерү үткәрелде, һәм планга бүгенгә 13 меңнән артык йорт биләмәсенә кертелде. Барлык эшләр дә муниципалитетлар белән берлектә  һәм халыкның шәхси белдерүләреннән соң гына алып барыла", - дип шәрехләде Когогина.

14 нче октябрьгә газүткәргеч 8 278 участок чигенә җиткерелгән, шуларның 2 508 е тоташтырылган.

«Гражданнарның мохтаҗ категорияләренә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына кишәрлек чикләре эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу чыгымнары өчен 195 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Һәрбер мохтаҗ гаилә 60 тан 80 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Хәзерге вакытта 425 гаиләгә субсидия түләнгән. Гомумән алганда, бу 31 млн сум яки бүлеп бирелгән сумманың 16 проценты. Моннан тыш, ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматы буенча, узган атнада яңгыраган Россия Президенты йөкләмәсен үтәүгә мохтаҗларга субсидияне арттыру турында норматив документлар проектлары әзерләнгән, - дип билгеләде Когогина.

"Россия энергетика атнасының" пленар утырышы барышында Владимир Путин 2022 елгы горизонт өчен социаль газлаштыру программасын озайтырга, шулай ук участок эчендә эшләү һәм газ җиһазлары сатып алу өчен 100 мең сумнан да ким булмаган күләмдә ярдәм күрсәтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International