Менделеевскида Башкарма комитетның яңа җитәкчесен билгеләделәр

2022 елның 21 октябре, җомга

Бүген Менделеевск муниципаль район Советының XXIV утырышында Башкарма комитет җитәкчесе сайланды.

Депутатларның бертавыштан кабул ителгән карары Искәндәров Роберт Ринат улы булды. Элегрәк ул Совет аппараты җитәкчесе булып эшләгән.

Искәндәров Роберт Ринат улы1991 елның 09 июнендә туган.

2 югары белеме бар: 2013 елда Балтыйк буе экология, сәясәт һәм хокук институтын юриспруденция белгечлеге буенча тәмамлаган, 2018 елда - Казан (Идел буе) федераль университетын дәүләт һәм муниципаль идарә белгечлеге буенча тәмамлаган, магистр.

Хезмәт эшчәнлеге 2013 елдан  башлана, «СтройЭнергоМонтаж»ҖЧҖ юристы, директоры булып эшли. 2016 елда Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе буларак муниципаль хезмәткә керә, 2017 елда һәм 2018 елның маена кадәр Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары булып эшли. 2018 елның маеннан Менделеевск муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе вазыйфасында эшли. Бүләкләре: республика ведомстволарының Рәхмәт хатлары һәм Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы бар. Җитәкче вазыйфаларда эш стажы 5 ел.

Аның оппоненты Виктор Япаев - Иске Гришкино мәдәният йорты директоры - үз кандидатурасын көндәше файдасына төшерде.

"Бу мөһим вакыйга, чөнки башкарма комитет җитәкчесе - бик катлаулы һәм җаваплы эш,  уңышка ирешүне телим. Һәм иң мөһиме, ярдәм хезмәт юлын башлаганда да,   эш процессында да булсын. Котлыйм!” - дип тәбрикләде район башлыгы Радмир Беляев.

Район башкарма комитеты җитәкчесе буларак, Р.Искәндәров башкарма комитет аппараты эшчәнлеген җитештерү инфраструктурасын, авыл хуҗалыгы секторын, социаль өлкә һәм ТКХ инфраструктурасын оптимальләштерү һәм модернизацияләүгә юнәлтергә, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар тудыру исәбенә район бюджетына керемнәр кертүне арттыруга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International