Әлфия Когогина: Дәүләт Думасы мобилизацияләнгән эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән закон кабул итте

2022 елның 21 октябре, җомга

Дәүләт Думасы гражданнарны – эшмәкәрләрне мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакыру механизмын регламентлаучы закон проектын өч укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, инициатива авторларының берсе Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «бу проблема мобилизацияләнгән эшмәкәрләргә үзләре булдырган бизнесны, эш урыннарын саклап калу һәм икътисадта тотрыклылыкны тәэмин итү өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүне сораган төбәкләр тарафыннан күтәрелде. Әлеге максатларда авторларның берсе мин  булган закон проекты эшләнде».

Кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, мобилизацияләнгән эшмәкәрләргә бизнес милекчеләре булып калу мөмкинлеге биреләчәк, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеген алга таба алып бару белән бәйле оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен биш эш көнендә вакыт каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International