20-22 октябрьдә Казанда СССРның спорт мастеры И.И. Шишкин истәлегенә багышланган 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча ТР Беренчелеге узды.
Ярышта Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Зәй, Мамадыш, Менделеевск шәһәрләреннән 250 спортчы катнашты.
«Батыр» спорт мәктәбе тренерлары Хөснетдинов Р. Р. һәм Григорьев А. В. җитәкчелегендә безнең спортчылар түбәндәге призлы урыннарны алып кайттылар:
3 урын - Яхина Розалина (тренер Хөснетдинов Р. Р.)
3 урын - Габдрахимов Алмаз (тренер Хөснетдинов Р. Р.)
3 урын - Гыймазов Рафаэль (тренеры Григорьев А. В.)