Көнчыгыш көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм Чемпионаты,СОБР сугышчысы Камил Салихов истәлегенә багышланган кобудо спорт дисциплинасы

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

2022 елның 21-22 октябре, Биектау «Биектау» спорт комплексында Көнчыгыш көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм Чемпионаты,СОБР сугышчысы Камил Салихов истәлегенә багышланган кобудо спорт дисциплинасы узды.

Росгвардия СОБРның Татарстан отряды сугышчысы 22 ел элек Чечняда махсус операция барышында һәлак булган.
Чарада хөрмәтле кунаклар катнашты:
- Фәридә Минвәли кызы Салихова - Герой Камил Салиховның әнисе
- Эдуард Сөләйман улы Шәрәфиев - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты
- Илдар Зөфәр улы Садриев - Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары
- Рөстәм Хәмит улы Мурзаханов - Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең тиз җавап бирүче махсус отряд командиры, полиция полковнигы
- Александр Александрович Даренков - Россия сугышчан сәнгатьләр берлегенең Татарстан Республикасы буенча башкарма комитеты җитәкчесе
- Нияз Камил улы Әхмәтҗанов - Биектау районы башлыгы урынбасары
- Сергей Иванович Лисютин - Кобудо, Каратэдо Сито-рю, Татарстан Республикасы пычак ыргыту федерациясе президенты һәм Татарстан Республикасы буенча Россия сугышчан сәнгать берлеге тренерларын лицензияләү комиссиясе рәисе.

Ярышның тантаналы ачылышында сәламләү сүзе белән Шәрәфиев Эдуард Сөләйман улы, Даренков Александр Александрович, Рөстәм Хәмит улы Мурзаханов, Нияз Камил улы Әхмәтҗанов чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Кобудо Федерациясеннән Татарстан Республикасы буенча Россия Хәрби сәнгать берлеге президентының Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Кобудо Федерациясе Президенты Сергей Иванович Лисютин  бүләкләнде.
Ярышларда 5 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге һәм берничә яшь һәм үлчәү категориясендә илнең 8 төбәгеннән 500дән артык спортчы катнашты.

Команда зачетында:
1 урын –Түбән Новгород өлкәсе
2 урын-Татарстан Республикасы
3 урын-Удмуртия Республикасы
22 кешедән торган «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 27 медаль яулады.
1 урын-6 медаль,
2 урын-7 медаль,
3 урын-14 медаль

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International