"Татарстанның бадминтон өметләре" 3 этап

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

22-23 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә “Татарстанның бадминтон өметләре” яшүсмерләр турнирының 3 этабы узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 200дән артык спортчы катнашты: Казан, Балык Бистәсе, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга, Актаныш, Әлмәт, Чистай, Мөслим, Аксубай, Лениногорск, Тукай, Кукмара, Алексеевск, Кайбыч, Кама Тамагы, Саба районнары.

Тренер Шайхулова Т.А. җитәкчелегендә безнең «Батыр» СШ» спортчысы 2012 елда туган Мирсәидов Рәхим  Татарстан спортчылары арасында түбәндәге разрядларда иң яхшысы булды:


ялгыз разрядта 3 урын


парлы разрядта 2 урын


катнаш разрядта 2 урын

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International