Менделеевск районының капиталь төзелеш идарәсе башлыгы итеп Готин Юныс Александрович билгеләнде.
Юныс Александрович Германиянең совет гаскәрләре төркеме гаскәрләрендә хезмәт итә. Казан инженер төзелеш институтын 1987 елда тәмамлый, юллама буенча Менделеевскига килә. Карьерасын мастер, аннары участок башлыгы, баш инженер, төзүмонтаж идарәсе башлыгы булып башлый.
2004 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Менделеевск шәһәрендә һәм районда төзелеш һәм ремонт буенча эшмәкәр булып эшли. Мактаулы бүләкләре: район башлыгының Мактау грамоталары, ТР Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты, Казанның 1000 еллыгына медале бар. «ТРның атказанган төзүчесе»дигән мактаулы исемгә ия.