Менделеевск Лисичанск өчен 9 тонна бәрәңге җибәрде

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Бүген Менделеевск районы Казанга 9 тонна бәрәңге җибәрде. "Ярдәм янәшә! Ярдәм якын!" республика хәрәкәте фонды аша гуманитар йөк алга таба Лисичанск халкына тапшырылачак. Бу турыда Телеграм-каналында район башлыгы Радмир Беляев сөйләде.

- Эшмәкәрләребез ярдәме белән кирәкле йөк җыйдык. Битараф булмаган һәркемгә рәхмәт!. Бу көннәрдә үк без башка кирәкле продуктлар белән яңа йөк формалаштырабыз, - дип язды Радмир Беляев. 

Искәртеп узабыз, элегрәк Лисичанск Менделеевск районыннан  азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена һәм кием-салым партиясен алган иде инде. Менделеевскида Яр буе урамы, 9 йортта гуманитар ярдәм кабул итү пункты эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International