Администрациядә район башлыгы Радмир Беляев рәислегендә гражданнарны кабул итү узды.
Шәһәр халкы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Төп сораулар - күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, авыл мәктәбен ремонтлау, шулай ук шәһәрне төзекләндерү буенча тәкъдимнәр булды
Район башлыгы барлык мөрәҗәгатьләрне хәл итү буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирде. Һәр мәсьәләне хәл итүнең барышын шәхсән Радмир Беляев тикшереп тора.