«Җәяүле» опреатив профилактик чаралар кысаларында 4 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары белән «Яшь җәяүлеләр» дип исемләнгән чара үткәрелде

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Максат: юлда үзеңне куркынычсыз тоту белемнәрен ныгыту, күнекмәләрен формалаштыру.

Чараның программасы: 4 нче мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары «Юл кагыйдәләре илендә» әкиятен күрсәттеләр, анда светофор сигналлары турында искә төшерделәр, җәяүлеләр кичүе турында сөйләделәр. Беренче сыйныф укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә ант бирделәр. Соңыннан Менделеевск районы буенча «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы М.И. Халикулова балаларга җәяүлеләр, пассажирларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен, тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар һава торышы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны йөртүләрен   теләде. Барлык балаларга да  кире кайтаручы элементлар, төсле акбурлар һәм юл йөрү кагыйдәләре дәфтәрләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International