Шәһәрдә «Җиңүгә бергәләп» фонды эшли.
Менделеевск районы Иҗтимагый советы хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына хәйрия ярдәме күрсәтте. Гуманитар ярдәм сыйфатында «Җиңүгә бергәләп» фондына акча күчерелде.
Иҗтимагый совет рәисе Сәлим Хәбибуллин ассызыклаганча, бу авыр вакытта без бер-беребезгә ярдәм итәргә, берләшергә һәм игелекле эшләр эшләргә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә район башлыгы Радмир Беляев инициативасы белән «Җиңүгә бергәләп» хәйрия фонды эшли, аңа теләсә кем кушыла ала.