Менделеевск районы штабы карары буенча, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча, 1 ноябрьдән мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарына һәм балаларына җәмәгать транспортында йөрүгә түләү гамәлдән чыгарыла. Бу хакта үзенең Telegram-каналында район башлыгы Радмир Беляев сөйләде.
«Безнең штаб көн саен төрле мөрәҗәгатьләр ала. Кемдер утын алып килүне сорый, кемдер түләү буенча сораулар белән мөрәҗәгать итә. Тәкъдимнәрнең берсе җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүне бетерү булды», - дип сөйләде Радомир Беляев.
Чара Менделеевск районында 1 ноябрьдән бирле эшләячәк. Искәртеп узабыз, элегрәк районда һәр мобилизацияләнгән кешегә 20 мең сум акча түләгәннәр иде, район һәркемгә кирәкле экипировка белән тәэмин итте, мәктәпләрдә балаларны бушлай ашату оештырылды һәм балалар бакчалары өчен түләүләр юкка чыгарылды.
Барлык ярдәм чараларын да уңайлырак итү өчен районда абонемент эшләнгән. Аны өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган һәр гаиләгә һәм һәр балага бирәчәкләр.
Шулай ук Менделеевскида гуманитар ярдәм җыю буенча склад эшли. Район Лисичанскига берничә партия йөк җибәргән иде инде, "Помощь рядом! Ярдәм янәшә" хәрәкәте кысаларында йөкне тагын 9 тонна бәрәңге белән тулыландырды. Штаб эшен Менделеевск районы башлыгы үзе җитәкли.