Бүген Менделеевскида тагын бер төркем сугышчылар озатылды. Шәһәр үзәгендә узган тантаналы митингка дистәләгән кеше килде. Мобилизацияләнүчеләргә район башлыгы Радмир Беляев мөрәҗәгать итте.
- Без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз, сәламәт булып кире әйләнеп кайтуыгызны телибез һәм гаиләләрегезгә ярдәм итәргә вәгъдә бирәбез! Тиздән, туганнарыгыз белән җыелу пунктында очраша алсын өчен, автобуслар оештырачакбыз. Хөрмәтле әниләр, сугышчыларыбызның хатыннары, сез безгә һәрвакыт барлык сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз, без ярдәм итәргә тырышачакбыз. Без сугышчыларның үзләре белән дә элемтәдә торабыз.
Менделеевск районыннан һәр мобилизацияләнгән кеше кирәкле әйберләр: җылы эчке кием, йокы капчыгы, келәм, кыр савыт-сабасы һәм дарулар җыелмасы алган. Шулай ук ветераннар Советы укучылардан хатлар салынган оекбашлар әзерләде.
Бераз соңрак, җибәрелгәннән соң, Менделеевск районының һәр мобилизацияләнгән кешесе 20 мең сум акча алачак.
Элегрәк Менделеевск районының мобилизацияләнгән һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү штабы балалар бакчасы, мәктәптә туклану өчен түләүне гамәлдән чыгару турында карар кабул иткән иде. Бассейнга, мәдәни чараларга бару, чаңгы һәм тимераякта шуу бушлай каралган. Ярдәм алу җиңел булсын өчен районда бердәм абонемент кертелде.
Район актив рәвештә гуманитар йөк формалаштыра,киләсе җибәрү җомга көнне булачак.