"Юл йөрү кагыйдәләренә хөрмәт белән!"

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

“Менделеевск шәһәренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәбе”ндә көзге каникуллар башланыр алдыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча уен-эстафета узды. 2 команда «Светофор», «Сүзне җый», «Юл билгесен яса» һ.б. төрле биремнәрне үтәде.

Барлык биремнәр дә юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлауга юнәлтелгән иде. Йомгаклау сүзендә Менделеевск районы буенча «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы М.И. Халикулова балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне, ә шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар һава торышы вакытында киемдә якҗылыкны кире кайтаручы элементларны йөртүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International