Нәкъ менә шундый күчемсез милек объектлары саны күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) авария хәлендәге исемлекләр тамгасы белән кертелде.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, агымдагы елда күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына Татарстанда яшәү өчен яраксыз дип танылган ике мең күчемсез милек объекты турында өстәмә мәгълүматлар кертелгән. Барлыгы Татарстанда рәсми рәвештә 358 күпфатирлы йортны авария хәлендә дип таныдылар.
Әлеге белешмәләр дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары карарлары (актлары) нигезендә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына кертелә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатканча, күчемсез милек объектларының торышы турындагы мәгълүматны күчемсез милек бердәм дәүләт реестрыннаң өземтәдә чагылдыралар, элек бу хакта мәгълүматны җирле үзидарә органнарына рәсми сорау биреп кенә алырга мөмкин иде.
"Күчемсез милек сатып алыр алдыннан без аны һәрвакыт тикшерергә тәкъдим итәбез. күчемсез милек бердәм дәүләт реестрыннан өземтәне сорап, бик файдалы мәгълүматны белергә була: күчемсез милек объектына арест салынмаган микән, төзелеш чикләнгән яки тыелган территориаль зонада булмаса, һ.б. Быелгы яңалыклар нәтиҗәсендә хәзер шулай ук сатып алына торган торакның физик торышы, аның яшәү өчен ни дәрәҗәдә яраклы булуы турында оператив белергә мөмкин. Шулай итеп, авария хәлендәге торак йортларның күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына белешмәләр эчтәлеге гражданнарның мәнфәгатьләрен якларга, аларны яраксыз торак сатып алудан сакларга, шулай ук күчемсез милек реестры мәгълүматларының актуальлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә ", - дип билгеләде Лилия Борһанова.
Исегезгә төшерәбез, күчемсез милек бердәм дәүләт реестры авария хәлендә дип танылган һәм җимерелергә яки реконструкцияләнергә тиешле күчемсез милек объектлары турында белешмәләр кертү турындагы закон (№ 148-ФЗ), ә андагы биналар - яшәү өчен яраксыз, 2022 елның 1 февраленнән эшли.