Татарстан Республикасында «Rөзге каникуллар»дип исемләнгән профилактик чара старт ала

2022 елның 28 октябре, җомга

2022 елның 31 октябреннән 6 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән «Көзге каникуллар» дигән киң масштаблы чара узачак.

2022 елның 9 аенда республика юлларында 331 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
16 яшькә кадәрге балалар катнашында һәлакәттә 11 бала үлде һәм 348 бала җәрәхәтләнде.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә аварияләргә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан бирле 6 пассажир бала үлгән.

Әлеге категориядәге юл хәрәкәтендә катнашучыларның хәлләре кискенләшү сәбәпле, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар узачак.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган яшь җәяүлеләр дә дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Полицейскийлар юл кичү кагыйдәләрен бозу фактларын яшь хәрәкәт инспекторлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «ата-ана патруле» һәм «ата патруле»  инициатив төркемнәре, шулай ук «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыны буенча  җибәреләчәк һәм  алга таба алар белән профилактик эш алып барылачак.

Шулай ук полиция хезмәткәрләре белем бирү оешмаларында укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.

Көннең якты вакыты кыскару шартларында, шулай ук начар һава шартлары тудырган юл ситуацияләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International