Менделеевск һәм районның социаль инфраструктурасына быелның 10 ае нәтиҗәләре буенча 1,2 млрд сум акча кертелде, бу, 2021 ел белән чагыштырганда, 2 мәртәбә күбрәк. Бу хакта турыдан-туры эфир вакытында vk.com мәйданчыгында район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
«Без быел күпьеллык проектларны төгәлли алдык. Шулай итеп, без республика ярдәменә таянып, Менделеев исемендәге 1000 урынга исәпләнгән үзәк стадионны төзедеп бетердек. Берничә ел объектның төзелеше озакка сузылды», - дип, үз фикерләре белән бүлеште Радмир Беляев.
Стадионны шәһәрдә сентябрь башында ачтылар, аның базасында яшь спортчылар һәм һәвәскәр өлкән футболчылар өчен дәресләр уздырыла. Шулай ук, Беляев сүзләренчә, крайны өйрәнү музеена капиталь ремонт ясау проекты да зур.
«Без туган якны өйрәнү музеен яңарту процессын башладык. Алабуга музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко белән берлектә без уникаль концепция турында уйладык. Бу туган якны өйрәнү объекты гына түгел, ә П.К.Ушков һәм Ко иптәшлегенең завод конторасы музее булачак. 2 катлы сигнал манарасын төзекләндерергә, «Ушков утраулары» на күпер, тематик ресторан ясарга ниятлибез», - дип планнары белән уртаклашты Менделеевск районы башлыгы.
Шулай ук Менделеевскида узган төзелеш сезонында Интернационалистлар бульварын төзекләндерү эшләре тәмамланды, ә «Безнең ишегалды» программасы буенча 33 ишегалдын тәртипкә китерелде, шуларның 9ы - авыл җирлекләрендә. Проектларның бер өлеше районның эре предприятиеләре - «Аммоний» АҖ ярдәме белән гамәлгә ашырылды: велосипед юллары челтәрен эшләтеп җибәрделде, 2 яңа сквер ачылды, ә йортларда Менделеевскида яшәгән һәм эшләгән күренекле кешеләрнең әйткән сүзләре белән рәсемнәре барлыкка килде.